УФАС җитәкчелеге актанышлылар белән очрашты

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

Актанышта 18 май көнне ТР буенча Федераль Антимонополия хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалин Хабибуллин район халкын кабул итте. Ул шулай ук  муниципалитет идарәсе һәм бүлекчә вәкилләре белән дә очрашу үткәрде. Мондый очрашулар республикабызның күп кенә районнарында булып узды.

Шулай ук Федераль Антимонополия хезмәткәрләре катнашында Актанышның 2 нче санлы урта мәктәбендә ачык дәрес күрсәтелде. Мондый дәресләр Федераль Антимонополия хезмәтенең Татарстандагы идарәсенә 25 ел тулу уңаеннан уздырыла.

 

Әгәр сезгә антимонополия канунчылыгын бозу фактлары белән очрашырга туры килсә, бу хакта кичекмәстән, http://www.fasrt.ru адресына кереп, Федераль Антимонополия хезмәте идарәсенең официаль сайты аша язма калдырып, хәбәр итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International