13 енче май көнне Актанышта гомуми урта белем бирү йортлары укытучыларының 5 нче республикакүләм фәнни-тикшеренү конференциясе" Гамил Авзал укулары" булып узды. Бу конференциядә Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәррахова Рузилә Рәсим кызы катнашып, 3 нче урынны алды һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. Без коллегабызга киләчәк тормышында иминлек ,тырышлык,сәламәтлек; яшь буынны тәрбияләүдә яңадан-яңа иҗади уңышларга ирешүен теләп калабыз!