Теләкәй мәктәбе яңалыклары. “Татэнерго” хезмәткәрләре белән очрашу

2016 елның 18 мае, чәршәмбе
12 нче май көнне тәрбия сәгатендә Түбән Кама шәһәре һәм Пучы авылы “Татэнерго” хезмәткәрләре белән очрашу уздырылды. Электр челтәре хезмәткәрләре укучыларны электрик хезмәте, куркынычсызлык кагыйдәләре, беренче ярдәм күрсәтү ысуллары белән таныштырдылар. Укучылар белән төрле конкурслар уздырдылар, бүләкләр бирделәр. Очрашу бик кирәкле һәм эчтәлекле булды. Укучыларыбыз куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмаслар, сак булырлар дип ышанып калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International