ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2016 ел
шимбә

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары район күләмендә уздырылган җәйге туризм ярышларында теләп катнаштылар һәм уңышка ирештеләр. Укытучылар командасы икенче урынга лаек булды. Физкультура укытучысы Рузил Исхаков, 8нче класс укучысы Регина Гаязова спортивное ориентирование буенча икенче урын алды.  Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!

 Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары үзләренең белемнәрен төрле бәйгеләрдә сынап карый. Шушы көннәрдә "Көнгерә" халыкара яшь математиклар бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Математика укытучысы Алсу Гильфанова  укучыларга тантаналы шартларда сертификатлар, грамоталар тапшырды.

Н. Хаков призына үткәрелгән көрәш бәйгесендә Яңа Әлем мәктәбенең укучы егетләре уңышлы чыгыш ясап 2 урын алдылар һәм Грамота белән бүләкләнделәр.

"Әниләр бәхете"

2015-2016 нчы уку елы дәвамында өлкән укытучыбыз Зәлифә Габрахман кызы Әхмәтгалиева мәктәп укучыларына әхлак дәресләре алып барды.Һәр дәрес укучыларны җәлеп итәрлек ,тәрбияви яктан йогынты ясарлык итеп үткәрелде.Бүген "Әниләр бәхете" темасына соңгы дәрес үткәрелде.Зәлифә апага үзебезнең рәхмәтләребезне җиткереп,алдагы елларда да мондый сөйләшүләр дәвам итәр дигән теләктә калабыз

Туризм буенча үткәрелгән ярышта Яңа Әлем мәктәбенең укучылар командасы гомуми нәтиҗәләр буенча мактаулы 1 урынга лаек булды.

Мәктәбебез укучылар командасы  район күләмендә үткәрелгән  Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган 62нче җәйге туризмда уңышлы чыгыш ясадылар.  ККМ эзләүдә команда  2 нче урын,  сәнгать бәйгесендә 2 нче урынга лаек булды. Хөснетдинова  Дилбәр “ориентлашу”да 2 урын алды.

17 - 19 май көннәрендә мәктәпнең 6,7,8,9,10 нчы класс укучылары һәм укытучыларыннан торган җыелма командасы Байсар урманында оештырылган турслётта катнашып кайттылар.

17 май көнне Әгъбәс авылы мәдәният йортында "Гаилэ-ил тоткасы" исемле очрашу кичәсе уткәрелде.

Математика буенча халыкара конкурс-уен нәтиҗәләре билгеле

"Соңгы кыңгырау" бәйрәменә әзерлек бара


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International