2015-2016 нчы уку елы дәвамында өлкән укытучыбыз Зәлифә Габрахман кызы Әхмәтгалиева мәктәп укучыларына әхлак дәресләре алып барды.Һәр дәрес укучыларны җәлеп итәрлек ,тәрбияви яктан йогынты ясарлык итеп үткәрелде.Бүген "Әниләр бәхете" темасына соңгы дәрес үткәрелде.Зәлифә апага үзебезнең рәхмәтләребезне җиткереп,алдагы елларда да мондый сөйләшүләр дәвам итәр дигән теләктә калабыз