20 май көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы булып узды. Көн тәртибендә
Һәм төрлеләр каралды.
17-19 май көннәрендә Байсар урманында укучыларның җәйге туристик слеты үткәрелде. Традиция буенча оештырылган бу слет 62 тапкыр уза. Безнең мәктәптән Хәбибуллина Алинә, Гыйздатуллина Луиза, Сарварова Рәмилә, Батталов Альфред, Фатыйхов Илфар, Камалетдинов Айназ команда составын тәшкил итте. Урманда ориентлашу буенча Хәбибуллина Алинә 3нче урынны яулады. ККМ ярышында команда 4нче урында булса, гомуми нәтиҗәләр буенча Әтәс мәктәбе командасы 3нче урынга лаек булды. Укытучы Хәбибуллин Айдар Дамир улы.
19 нчы май көнне Актаныш мәдәният йортында 9 нчы класс укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен муниципаль район башлыгы Ф.М.Камаев катнашында Актаныш технология техникумы вәкилләре белән очрашу оештырылды. Бу чарада Чалманарат мәктәбенең 9 нчы класс укучылары һәм әти-әниләре дә катнашты.
5-6 нчы сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары белән Халыкара Гаилә көненә багышланган кичә уздырылды. Укучылар нәсел шәҗәрәләрен белү һәм әти-әниләрен Гаилә көне белән котлау һәм иҗади эшләр башкаруда көч сынаштылар.
20 нче май көнне Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышы уздырылды. Көн тәртибендә 4 нче класста уздырылган ВПР нәтиҗәләре, җәйге каникул вакытында мәктәп яны тәҗрибә участогында эш оештыру, дару үләннәре җыю мәсьәләләре каралды. Каникул вакытында балаларның иминлеген тәэмин итүгә басым ясалды.
Шушы бәйрәм көнне «Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы»ның укучылары, варислар һәм эзтабарлар булып, үз иптәшләре алдында тантаналы вәгъдә бирделәр.
19 май көнне "Яшьлек"тә "Хокук десанты" исемле чара узды. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән 10а һәм 10б сыйныф укучылары катнашты. Әлеге чарада "ИЭУП" уку йортыннан килгән вәкилләр институт турында, имтиханнар турында, факультетлар турында мәгълумат бирделәр. Хокук нигезләре буенча үткән викторинада икенче санлы Актаныш урта мәктәбе командасы II урын яулады. Котлыйбыз!
20 май көнне Актаныш Туган як музеенда Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гамил Авзалның тууына 95 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды.
Татар-башкорт милли көрәше буенча район ярышлары нәтиҗәләре
Бүген, 20 май көнне районның “Актаныш” спорт комплексында 2002 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Наил Хаков исемендә татар-башкорт милли көрәше буенча район ярышлары узды. Ярышларның төп максатлары булып районда милли көрәшне популярлаштыру, спорт осталыгын арттыру һәм көчлерәк көрәшчеләрне ачыклау тора.