19 май - пионерия туган көне.

2016 елның 20 мае, җомга

Пионерлар алар – беренче булып эш башлаучы, юл яручы дигәнне аңлата. Тарихтан  билге­ле бул­ган­ча, 19 май - пи­о­не­рия ту­ган көне, һәм хәзерге вакытта да пионерлар оешмасы яши.  Шушы бәйрәм көнне «Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы»ның  укучылары, варислар һәм эзтабарлар булып, үз иптәшләре алдында тантаналы вәгъдә бирделәр. Варислар һәм эзтабарлар оешмасының остазы – Динара Заһир кызы, һәр отрядны оешмага кабул итеп, балаларга бәйрәм тасмалар тапшырды. Бәйрәм кунагыбыз Фәрит Әхмәдишин исемендәге балалар оешмасын җитәкчесе – Нәзифә Мирзаһидан кызы барлык укучыларны Татарстанның варислар балалар оешмасына керүе белән котлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International