Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары район күләмендә уздырылган җәйге туризм ярышларында теләп катнаштылар һәм уңышка ирештеләр. Укытучылар командасы икенче урынга лаек булды. Физкультура укытучысы Рузил Исхаков, 8нче класс укучысы Регина Гаязова спортивное ориентирование буенча икенче урын алды. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!