«Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы» беренче класска баручы балаларның әти-әниләре белән очрашу үткәрелде.
Мәктәбебездә бүген "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте. Мәктәпнең чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау шалтырады.
Бурсык мәктәбенә сабантуйга чакырабыз!
Бурсык мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы класс укучысы Энҗе Габдуллина Казан шәһәрендә республика һәм бөтенрәсәй олимпиадаларының йомгаклау тантанасында катнашты. Ул- татар әдәбияты буенча республика олимпиадасы призеры. Энҗе мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттаховның Рәхмәт Хаты белән бүләкләнгән . Җитәкчесе: А. М. Шәемова
Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Гамил ага Афзал истәлегенә мәктәп күләмендә зур күргәзмә оештырылды, шигырьләре искә төшерелде. Шулай ук бу көнне ТНВ каналыннан көз көне Казан телевидениесе тарафыннан безнең мәктәп укучылары катнашында эшләнгән "Әдәби хәзинә" тапшыруы кабатлап күрсәтелде.
Качкын авылының Нур Баян хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы чәчү эшен төгәллиләр. Сабантуй бәйрәменә алдынгыларны билгелиләр. Рәхмәт Сезгә,хезмәтчәннәребез.
Авылдашыбыз - спорт мастеры Наил Хаков призына районда оештырылган татар- башкорт милли көрәше бәйгесендә 7нче класс укучысы Раян Ханов өченче урын алуга иреште. Раянны җиңүе белән котлыйбыз.
Мәктәптә 9 нчы класс укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Укучыларның әти-әниләре,авылдашлары ,авыл җирлеге башлыгы Ахмаев З.З. килгән иде. Аларга имтиханнарын яхшы биреп, алга таба теләгән уку йортларына керергә язсын.Бәйрәм бик күңелле булды.
Соңгы кыңгырау кичәсе.