ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2016 ел
чәршәмбе

Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә соңгы кыңгырау чыгарылыш класслар өчен яңгырый. Аларга яхшы  билгеләргә  генә имтиханнарны тапшырырга язсын!  Уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет телибез!

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!

Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу  - һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры.

Ккадет интернат-мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Шәехов Азат белән 10 сыйныф укучысы Нуриев Руслан спорт һәм сәламәтләндерү “Гвардеец”  лагерына барачаклар.

24 нче майдан алып 31 нче майга хәтле кадет интернат-мәктәбе укучысы Хәлиуллин Марат Казан-Волгоград-Казан буенча теплоходта сәяхәт итәчәк.

26 нчы май көнне 1нче һәм 2 нче Актаныш мәктәпләрендә информатика һәм җәмгыять фәненнән БРТ була.


24
май, 2016 ел
сишәмбе

23 нче май көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 класс укучылары белән метапредмет тикшерү эшләре үткәрелде. Укучылар барысы да биремнәрне үтәде: 2 укучы -  югары, дүртесе – яхшы, калганнары база дәрәҗәсен  күрсәтте. Укытучылары – Г.Р.Нуриева.

Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары төрле предметлардан конкурс һәм  олимпиадаларда катнашуны дәвам итәләр. Математика укытучысы Л.Р.Фардиева җитәкчелегендә 5 класс укучысы Салихов И. , 40 балл җыеп, “Хәзинәләр картасы” бөтенрәсәй конкурсында җиңүче булды һәм  1 дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

Халыкара “Видеоурок” проектының нәтиҗәләре билгеле булды. Математика фәненнән үткәрелгән олимпиадада Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 класс укучысы Ахмадуллин Рафаэль  җиңүче булды һәм беренче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе – математика укытучысы Фәрдиева Л.Р.

Актаныш муниципаль районы прокуратурасы хәбәр итә!

"Сонгы кынгырау" бәйрәме Актаныш укучылары өчен 25 май көнне узачак


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International