Мәктәптә 9 нчы класс укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Укучыларның әти-әниләре,авылдашлары, мәктәпнең элекке укучылары, авыл җирлеге башлыгы Минһаҗетдинова Ф.Р., лаеклы ялдагы укытучылар килгән иде. Һәммәсе дә 9 класс укучыларына имтиханнарын яхшы биреп, алга таба теләгән уку йортларына керергә язсын дип теләделәр. Бәйрәм бик күңелле булды.