Беренче класска баручы балаларның әти-әниләре белән очрашу.

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

Беренче сыйныф укучысы беренче тапкыр мәктәпкә бару аның тормышы өчен бик зур әһәмияткә ия .«Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы» беренче класска баручы балаларның әти-әниләре белән очрашу үткәрелде. Очрашу барышында башлангыч мәктәп- балалар бакчасының эшчәнлеге, коллективы, уңышлары, түгәрәкләр эшчәлеге белән таныштырылды. Шулай ук әңгәмә барышында уку әсбаплары, мәктәп формасы турында да әйтелде. Соңыннан башлангыч мәктәп-балалар бакчасына экскурсия оештырылды. Очрашу бик эшлекле үтте. Ата-аналар үзләрен борчыган сорауларга җавап таптылар, укытучылар киңәш-табышларын бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International