ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2016 ел
җомга

26 май көнне Байсар мәктәбе укучылары беренче имтиханнарын тапшырдылар

25 май көнне Байсар мәктәбенең 8 укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады

Бүген балалар бакчасында татар халкының олы бәйрәме - Сабантуй!

26 май көнне Яңа Әлем балалар бакчасында чыгарылыш бәйрәме үткәрелде.

26 нчы май көнне 9 класс укучылары сайлап алынган беренче имтиханнарын тапшырдылар. Безнең мәктәптән ике укучы информатика һәм МКТ, бер укучы химия фәненнән төп дәүләт имтиханнарын тапшырдылар. Укучыларга киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.

Актаныш районы мәктәпләрен быел 349 тугызынчы сыйныф укучылары тәмамлады. Ә безнең мәктәпне 3 кыз тәмамлады. Кызларны "Соңгы кыңгырау" бәйрәме белән мәктәп директоры, авыл советы башлыгы, "Чишмә" хуҗалыгы җитәкчесе, мәгариф бүлегеннән Р.Ә.Имамова котладылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте.Укучыларны мәктәп директоры бәйрәм белән котлады һәм алдынгы укучыларга грамоталар тапшырды.Бәйрәм шигырь һәм җырлар яңгыраган укучылар монтажы белән дәвам итте. Укытучылар һәм ата-аналар 9нчы класс укучыларына имтиханнарны уңышлы ташырырга, киләчәк тормышларында үз юлларын табарга, сәламәт, акыллы булырга һәм башка изге теләкләр теләделәр.Бәйрәмне истә калырлык итеп педагог-организатор Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы оештырды.
Такталачык мәктәп-интернаты чыгарылыш сыйныф укучылары столяр хезмәте фәненнән имтиханны уңышлы тапшырдылар.
26 майда Такталачык мәктәп-интернат укучылары авыл хуҗалыгы хезмәте фәненнән беренче имтихан бирделәр.
25 майда 8 чыгарылыш сыйныф укучысына "Соңгы кыңгырау" яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International