Байсар мәктәбендә соңгы кыңгырау

2016 елның 27 мае, җомга

25 май көнне Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Укучылар уку елын уңай билгеләр белән төгәлләп, зур сынаулар алдына бастылар. Бәйрәмдә укучыларны мәктәп директоры Р.Ф.Ямиев, ата-аналар, хуҗалык җитәкчесе Р.С.Салихҗанов, авыл башлыгы Р.М.Кадыйров, район вәкиле Г.Н.Хәертдиновалар котладылар. Чыгарылыш класс укучыларына имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, үз юлларын табарга дип үз теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International