Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучылары 27 май көнне велопоходка баралар. Юл маршруты Иске Кормаш-Татар Суксуы. Максат физик яктан сәламәтлек, патриотлык тәрбияләү.
Велопоход белән җитәкчелек итә : 1 категорияле физкультура укытучысы Газизов Ильдус Нәҗип улы. Аларга хәерле юл телибез!
27 май Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең китапханәсендә Китапханәләр көне уңаеннан Яңа Балтач һәм Каентүбә башлангыч класс укучылары очрашуда булдылар. Яңа Балтач һәм Каентүбәавылы укучылары китапханә белән таныштылар. Китапханәче Халимова Лилия аларны балалар әдәбияте, газета- җурналлар, китапларның урнашуы, китапханәгә язылу тәртибе турында сөйләде, китапны саклап тоту буенча киңәшләрен бирде. Укучылар кечкенә китапчыклар ясадылар һәм узара төрле уеннарда катнаштылар, бүләкләр алдылыр.
25 май көне 11 класс укучылары өчен бик дулкынландыргыч көн булды. Алар өчен бүген соңгы кыңгырау чыңы яңгырады. Әлеге кыңгырау 9 нчы классс укучылары өчендә чыңлады, чөнки аларда олы юлга аяк басалар. Укучыларыбызны алда имтиханнар көтә, аларга уңышлар телибез.
Чыгарылыш класс укучылары "Соңгы кыңгырау" кичәсенә әзерлек алып баралар. Бүген алар сәхнә бизәү, чыгышларын кабатлау белән мәшгуль.
Мәктәбебез бакчасында укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән язгы бакча эшләре төгәлләнеп килә. Укучыларбыз бик тырышып яшелчә һәм төрле чәчәкләр утырттылар.
25 нче май көнне мәктәбебездә "Соңгы звонок" бәйрәме үтте.
Соңгы кыңгырау!
26 май Кәзкәй авылы китапханәсендә Китапханәләр көне уңаеннан Тыңламас авылы һәм Кәзкәй авылы башлангыч класс укучылары очрашуда булдылар. Тыңламас авылы укучылары китапханә белән таныштылар. Китапханәче аларны балалар әдәбияте, газета- җурналлар, китапларның урнашуы, китапханәгә язылу тәртибе турында сөйләде, китапны саклап тоту буенча киңәшләрен бирде. Укучылар кечкенә китапчыклар ясадылар һәм узара төрле уеннарда катнаштылар, бүләкләр алдылыр.