ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 12 декабрендә  Актаныш авылы башкарма комитеты карары нигезендә расланган нигезләмә белән, 2015 ел ахырында Актаныш авыл җирлегендә үзара салым кертү һәм куллануга багышланган референдум узды. Актаныш авылы башкарма комитеты карары нигезендә, 2016 елның 16 февралендә үзара салым кертү турында референдум узган дип расланды, карар “Актаныш таңнары” газетасында басылып чыкты. 

26-май  көнне   Әтәс  авылында   Изге   Болгарга   сәяхәткә   баручылар   белән   очрашу   үткәрелде.

26-май  көнне   Әтәс  авылында   Изге   Болгарга   сәяхәткә   баручылар   белән   очрашу   үткәрелде.

25 май көнне мәктәптә соңгы кыңгырау бәйрәме үтте. Ул мәктәптә үтә торган иң моңсу да , иң күңелле дә бәйрәмдер, мөгаен. Бу көнне җылы сүзләрне дә, бүләкләрне дә, матур чәчәкләрне дә  мулдан өләшәләр.

24 май көнне "Яшьлек" милли - мәдәни үзәгендә Татарстанда чыгып килүче газета һәм журналларның мөһәррирләре баш белән очрашу булды.

25 нче май көнне мәктәбебездә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте.

 Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Соңгы звонок" тантанасы оештырылды. Быел  8 укучы 9нчы классны, 8 укучы 4 нче классны тәмамлый. Тантанада  мәктәп коллективы белән бергә ата- аналар, район вәкиле Луиза Мәхиян кызы, авыл халкы, хезмәт ветераннары,  балалар бакчасы,ярдәмче мәктәп коллективы, һ. б кунаклар катнашты 

25 май көнне Соңгы кыңгырау бәйрәме үтте. 

25 май көнне Яңа Әлем   авыл китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Соңгы кыңгырау "дип аталган кичә уздырды Укучылар бу көнне зарыгып көтте. Ләкин 9 класс укучылары алдында дәүләт имтиханнары тора. Аларга уңышлар телибез. Хәерле юл, сезгә, укучылар! Максатларга барып җитегез.

25 май көнне Уразай  мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады.Чыгарылышларны  котларга  район авыл хуҗалыгы башлыгы Дәниф Әсрар улы,"Нур" хуҗалыгы директоры Рәшит Әсрар улы,Уразай җирлеге башлыгы Айрат Галимҗан улы килгән иде.Алар укучыларгы киләчәк тормышларында уңышлар,сынауларын яхшы бирүләрен теләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International