25 май көнне мәктәптә соңгы кыңгырау бәйрәме үтте. Ул мәктәптә үтә торган иң моңсу да , иң күңелле дә бәйрәмдер, мөгаен. Бу көнне җылы сүзләрне дә, бүләкләрне дә, матур чәчәкләрне дә мулдан өләшәләр. Бәйрәм бик күңелле үтте. Авыл җирлеге башлыгы Харисов Рәсүл абый чыгарылыш класс укучыларын һәм бәйрәмдә катнашучыларны тәбрикләде һәм татар теле буенча район олимпиадасында җиңүче булган Хабибуллин Айдарга үзенең шәхси акчалата призын тапшырды. Бәйрәмдә район вәкиле буларак катнашкан “Теплосервис”җәмгныяте директоры Нагимов Дилфат абый район башлыгы котлауларын җиткерде. Сүзне мәктәп директоры, килгән кунаклар, ата-аналар, класс җитәкчесе дәвам итте. Быел безнең мәктәпнең 4 классын 3, ә 9-нчыны 2 укучыбыз тәмамлый. Алар 2се дә бу уку елын "4"-"5" билгеләренә төгәлли. Татар теленнән бердәм республика тестын укучыларның икесе дә “4”- "5" ле билгеләренә тапшырдылар. Ә алда тагын да катлаулырак сынаулар көтә. Бу сынауларда да укучыларыбызга уңышлар телибез.