Теләкәй мәктәбе яңалыклары. "Соңгы кыңгырау" бәйрәме

2016 елның 27 мае, җомга
Мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте.Укучыларны мәктәп директоры бәйрәм белән котлады һәм алдынгы укучыларга грамоталар тапшырды.Бәйрәм шигырь һәм җырлар яңгыраган укучылар монтажы белән дәвам итте. Укытучылар һәм ата-аналар 9нчы класс укучыларына имтиханнарны уңышлы ташырырга, киләчәк тормышларында үз юлларын табарга, сәламәт, акыллы булырга һәм башка изге теләкләр теләделәр.Бәйрәмне истә калырлык итеп педагог-организатор Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы оештырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International