ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

4 июнь көнне Кәзкәй авылында халкыбызның милли бәйрәме Сабантуе узды. Бәйрәмдә көрәш, ат чабышы, капчык сугышы, көянтә-чиләк белән су ташу һ.б. бик күп кызыклы уеннар оештырылды.Сабантуе җыр-биюләр белән үрелеп барды.

4 июнь көнне Мәсәде авылында милли бәйрәмебез Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте. Җирлек башлыгы Мингазетдинова Ф.Р. бәйрәм белән котлады. Авылдашлар ,кайткан кунаклар уеннарда актив катнашты һәм Сабантуй бүләкләре алды.

5 июнь көнне Актанышбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре районда үткән Сабантуй бәйрәмендә катнаштылар.  

5 июнь көнне Актанышта милли бәйрәмебез -  Сабантуй узды.

4 июнь көнне Иске Кормаш авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме узды.

4 июнь көнне Уразай аланында халкыбызның милли бәйрәме Сабантуе узды. Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән композиция,балаларның чыгышы белән башланып китте. Җигүле атларда  алдынгыларыбыз мәйдан урады .Бәйрәмдә алдынгыларыбыз бүләкләнде.Сабантуе күңелле уеннарга бай булды: көрәш, ат чабышы, капчык сугышы, көянтә-чиләк белән су ташу һ.б. Бәйрәмдә җыр-биюләр туктап тормады.

Сабантуйга бүләк җыйдык.

Иске Кормаш мәдәният йорты үзешчәннәре район сабан туе бәйрәмендә катнаштылар.

Иске Кормаш авылында милли бәйрәм - Сабантуй.

“Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү лагере 5 июньдә беренче смена тәрбияләнүчеләре алдында үз ишекләрен ачты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International