ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Сәфәр  урта гомуми белем бирү мәктәбендә хезмәт һәм ял лагере эшли башлады.  

6 июньдә 11,5 мең татарстанлы профиль дәрәҗә математика буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. База дәрәҗә математика буенча БДИ 2 июньдә уздырылганын искәртеп үтик. Республикада аны 10,9 мең кеше сайлаган иде.

Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә ял һәм  сәламәтләндерү лагеры эшли башлады.

4-   июнь  Әтәстә     милли  бәйрәм     Сабантуй  үткәрелде.   

 Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә хезмәт һәм ял лагере эшли башлады.    Мәктәп бакчасындагы эшләр төрле кызыклы ял моментлары белән аралашып барачак.

Мәктәбебез коллективы районыбызны төзекләндерү, чистарту, яшелләндерүгә куйган хезмәте өчен муниципаль район башлыгы Фаил Мисбахович Камаевның рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

5-июнь  көнне   район   сабантуенда      Әтәс   авыл  китапханәсе   һәм    мәдәният  хезмәткәрләре  дә  катнаштылар.   

5 июнь көнне Актанышта милли бәйрәмебез Сабантуйлар гөрләп үтте. Бу чарада Бурсык мәдният йорты хезмәткәрләредә читтә калмады оештырылган чарада катнашып чыгыш ясады.
4 июнь көнне Бурсык авылында милли бәйрәмебез Сабантуйлар гөрләп үтте. Җирлек башлыгы Мингазетдинова Ф.Р., хезмәт ветераны Камалов Г,К., Нурияхметова Ф кунакларны бәйрәм белән котлады. Авылдашлар ,кайткан кунаклар барлык уеннарда актив катнашты һәм Сабантуй бүләкләре алды.

6
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

5 июнь көнне Актанышта милли Сабантуй бәйрәме узды. Кәзкәй мәдәният йорты хезмәткәрләре театральләштерелгән "Печән өсте" күренешен күрсәттеләр. Килгән кунакларны мәтрүшкәле чәй белән сыйладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International