4 июнь көнне Уразай аланында халкыбызның милли бәйрәме Сабантуе узды. Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән композиция,балаларның чыгышы белән башланып китте. Җигүле атларда алдынгыларыбыз мәйдан урады .Бәйрәмдә алдынгыларыбыз бүләкләнде.Сабантуе күңелле уеннарга бай булды: көрәш, ат чабышы, капчык сугышы, көянтә-чиләк белән су ташу һ.б. Бәйрәмдә җыр-биюләр туктап тормады.