5 нче июнь көнне Актанышта милли Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Иске Кормаш мәдәният йортының Халык театры артистлары бәйрәмнең олы кунакларын каршыладылар. Бию коллективы мәйданда композицион массовкада катнашты.