ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2016 ел
дүшәмбе

Актаныш Туган як музеенда фронтовик Маликов Миргалим Шәйхрази улының шәхси әйберләреннән торган күргәзмә ачылды.

Миргалим Маликовның сугышка кадәр эшчәнлеге Калинин районында чыгучы “Сталин юлыннан” газетасы белән бәйле. Ул 1936 елда район газетасына техник секретарь эшенә кабул ителеп, жаваплы секретарь вазыйфасына кадәр үсә. 1941 елның 18 августында шуннан сугышка китә. 1943 елның 23 декабрендә 306 нчы укчы девизиясенең командиры Миргалим Маликов сугыш кырында батырларча һәлак була. Витебск өлкәсенең Сураж районы Витовка авылында 57 нче туганнар каберлегенә җирләнә.

Әлеге уникаль экспонатларны Туган як музеена «Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева тапшырган иде.


13
август, 2016 ел
шимбә

Югары Урьяды авылында мәчет ачылды.


11
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

11 август көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан  Актанышның тынычлык проспекты ишегалдында “Кулчатыр астында китпаханә”  акциясе уздырылды.

11 август көнне "Илһамият" клубы мәдәният паркында районыбыз мөслимәләре белән бергәләп, төрле елларда чыккан дини календарьларга һәм дини китапларга Буккроссинг "Тере китап киштәсе" үткәрде.


10
август, 2016 ел
чәршәмбе

Тарафта иң мул фасыл хакимлек итә. Табыннарга өстәлгән нигъмәтләрдә игенчеләр хәстәрлеге күренә. Җир байлыгын ил байлыгына әверелдереп, комбайнчыларыбызны хезмәткә рухландыру максатыннан аларга акчалата премияләр тапшыру кебек күркәм гадәтне район җитәкчелеге күптән гамәлгә кертте.

Күҗәкә авылында "Бурсык чишмәсе" тирәсен чистарту өмәсе оештырылды.

8
август, 2016 ел
дүшәмбе

Ямьле жәйнең матур бер көнендә Башкортстанның Кырмыскалы районына, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, Актаныш районы мәдәният хезмәткәрләре, социаль-агарту бүлеге мөдире Гәбделхаев И.И һәм авыл җирлегеара Үзәк китапханә директоры Шамсунова Л.Җ җитәкчелегендә эшлекле визит белән бардылар.

6 август көнне ветеран йорты китапханәсендә "Дини хәзинәбез саекмасын" исемле кичә үтте. 

Урьяды авылында халык бәйрәм итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International