Актаныш Туган як музеенда фронтовик Маликов Миргалим Шәйхрази улының шәхси әйберләреннән торган күргәзмә ачылды.

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

Актаныш Туган як музеенда фронтовик Маликов Миргалим Шәйхрази улының шәхси әйберләреннән торган күргәзмә ачылды.

Миргалим Маликовның сугышка кадәр эшчәнлеге Калинин районында чыгучы “Сталин юлыннан” газетасы белән бәйле. Ул 1936 елда район газетасына техник секретарь эшенә кабул ителеп, жаваплы секретарь вазыйфасына кадәр үсә. 1941 елның 18 августында шуннан сугышка китә. 1943 елның 23 декабрендә 306 нчы укчы девизиясенең командиры Миргалим Маликов сугыш кырында батырларча һәлак була. Витебск өлкәсенең Сураж районы Витовка авылында 57 нче туганнар каберлегенә җирләнә.

Әлеге уникаль экспонатларны Туган як музеена «Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева тапшырган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International