Ямьле жәйнең матур бер көнендә Башкортстанның Кырмыскалы районына, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, Актаныш районы мәдәният хезмәткәрләре, социаль-агарту бүлеге мөдире Гәбделхаев И.И һәм авыл җирлегеара Үзәк китапханә директоры Шамсунова Л.Җ җитәкчелегендә эшлекле визит белән бардылар.
Безне район башланган җирдә үк, район социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галиахметова И.А каршы алды һәм районның тарихы, халкы белән таныштырды.
Кырмыскалы районы 1930 елда төзелә, 2006 елда муниципаль район булып оеша. Район Уфадан 50 км ераклыкта урнашкан. Район үзәге Кырмыскалы авылы 1758 елда төзелгән. Районда 16 авыл җирлеге бар. Җирле пунктлар 122. Район халкы 50 меңнән артык, 10 нан артык төрле милләт кешеләре яши.
Визит Күп Функцияле Үзәк Илтирәк клубының эшчәнлеге белән танышудан башланып китте. Безне анда Илтирәк авылының клуб мөдире һәм модельле авыл китапханә мөдире каршы алды һәм клуб эшчәнлеге белән таныштырды. Клуб эчендә модельле китапханә, Юртов А.Ф. исемендәге күргәзмә залы, балаларга уен бүлмәсе, тренажер залы урнашкан. Безгә бигрәк тә балалар бүлмәсе һәм тарихи-этнографик зал ошады.
Безне клубтан чыкканда библиобус (тәгәрмәч өстендә китапханә) каршы алды.Библиобусның эчен дә, тышында фотога төшердек һәм үзебездә дә булса иде дигән теләктә калдык.
Алдагы тукталыш Шаймуратов үзәге. Безне кунакларны җылы итеп шатланып каршы алдылар. Шаймуратов исемендәге күргәзмә залы бар.Күргәзмәдә Башкорт халкының генерал командиры М.М. Шаймуратовның нәсел шәҗәрәсе урын алган. Анда 3Д мапинг проекцион программасы урнаштырылган. 3 Д мапингта башкорт кавалеристларының Бөек Ватан сугышы чорындагы сугышчан юлы яктыртыла. Бу иң алдынгы заман технологиясе, үзенең мөмкинлекләре белән безне гаҗәпкә калдырды.
Аннары Җиңү паркын карадык, анда генерал-майор М.М Шаймуратовка һәйкәл куелган. Һәйкәлне ачу тантанасына2015 елда Русиянең мәдәният министры В.Р.Меденский үзе килгән.
Хәрби дан мемориалына “Башкортстан республикасы Гранты, Рәсәйнең хәрби-тарихи җәмгыяте акчасы һәм Башкортстан халкының ирекле иганәчеләре акчасына төзелде “ дип язылган.
Алдагы билгеләнгән пункт Иске Бәбич авылы.
Иске Бәбич авылының мәдәният сарае каршында безне чын башкортча милли киемнәрдән ипи-тоз, икмәк белән фольклор ансамбле үзләренең милли җырлары белән каршы алды.Шул ук китапханәдә эшли торган “Кәрәз” шигырь сөючеләр әгъзасы И.Хәсәнова , авылдашы - язучы Исәнголов Фәрит Әхмәдулла улы истәлегенә эшләнгән һәйкәл каршында, аңа багышлап язылган “Өлгермәдек рәхмәт әйтергә” шигырен чын башкортча укуы безнең күңелгә хуш килде.
Әдәбият залындагы якташ әдипләргә ясалган күргәзмәләр дә безне үзенә җәлеп итте.Этнография бүлмәсе һәм ай саен бер шигырь язучысының кечкенә генә җыентык-китабы чыгарылуы ошады.
Бездә авыл китапханәләренең балалар бүлеге дә соклану уятты. Балаларга багышланган китап күргәзмәләре чыннан да һәр баланы үзенә җәлеп итеп тора. Матур гөлләр, балалар өчен махсус кайтартылган мебель, идәннәрдәге паласлар бездә хәтта ак көнләшү хисе тудырды.
“Минем беренчн китапларым” күргәзмәсе безгә балачакта укылган китаплар дөнясын искә төшерде.
Район мәдәният сарае белән танышкач, авыл үзәгендә урнашкан фонтан һәм һәйкәлләр белән таныштык.
Соңгы тукталыш -Күп Функцияле Үзәк Прибельск мәдәният йорты. Безне анда да клуб һәм китапханә мөдирләре җылы каршы алдылар. Алар Прибельск авыл клубының уңай тәҗрибәсе турында сөйләделәр. Клубта 25 клуб эшли, 20 се үзешчән сәнгать коллективы, шулардан 2 се “халык” исемен йөртә. Алар рус җырларының халык хоры “Прибельские зори” һәм Башкорт халык театры “Ак тирмә”.
Кунакларга клуб бинасындагы модельле яшүсмерләр китапханәсен күрсәттеләр.Китапханәгә багышланган юл күрсәткечтә аның тарихы, күрсәтелгән хезмәтләре, эшчәнлеге турында бай мәгълүмәт бирелгән. Шулай ук яшүсмерләр өчен оештырылган “Калейдоскоп” һәм шахмат клубы “Ладья” бездә зур кызыксыну уятты.Без Прибельск үзешчән артистларының үзләре уйлап чыгарган киносын карадык һәм китапханәче Яраева Э.М. бу китапханә эшчәнлеге турында әзерләнгән материаллар таратты.
Башкортстанның авыл китапханәләрдә безгә ошаган иң зур яңалык “Мобиль китапханә” булды. Бер киштәдә штрихлы китаплар, ачылган китап битендә планшет, смартфон, телефонга китап күчерү буенча киңәшләр язылган.
Музейларында татар-башкорт халкының милли үзенчәлекләрен күрергә дә мөмкин булды.
Без булган китапханәләр күп санда грамоталар белән бүләкләнгән, берничә тапкыр Грант та отканнар. Аларның эшчәнлегенә чын күңелдән сокландык.
Актаныш районы социаль- агарту бүлеге мөдире, жирлекара үзәк китапханә директоры, мәдәният хезмәткәрләре исеменнән безне озатып йөргән, ачык, гади, белемле, яңалыкка омтылучан һәм аны тормышка ашыручы, бигрәк тә көне буе безне озатып йөргән, районның мәдәният тормышы турында тулы мәгълүмәт биргән, социаль- агарту бүлеге мөдире Аминева Г.М. һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Бикметова М.Р га һәм без танышкан барлык мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә.Киләчәктә дә иҗат чишмәләре саекмасын,яңадан-яңа уңышлар теләп ,үзебездә кунакта көтәбез.
Актаныш Үзәк китапханәсенең төп китапханәчесе Резеда Гыйльмуллина.