30 нчы июль көнне Югары Урьяды авылында мәчет ачу тантанасы булды.Мәчет тиз арада авыл кешеләре, җирле меценатлар ярдәме белән сафка бастырылды.Ул элеккеге авыл мулласы Тимершәех исеме белән аталды, мәчет төзелешен дә аның оныклары башлап җибәргән иде.Тантанага читтән күп кунаклар, район җитәкчелеге һәм мөтәввәллият вәкилләре килгән иде.