ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

29 ноябрь  көнне «Игелек үзәгенең” өй шартларында социаль  хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең каравында булган инвалидлар белән “Чын күңелдән” дип исемләнгән  кичә үткәрелде.

26 нчы ноябрь, Әниләр көне уңаеннан, мәктәп күләмендә бәйрәм концерты оештырылды. Укучылар бик матур чыгыш ясадылар. Әниләргә сәламәтлек, шатлык һәм бәхетләр теләделәр.


29
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

26 ноябрь көнне Югары Яхшый клубында укучылар тарафыннан  Әниләр көненә багышланган бәйрәм узды. 

1-30 декабрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы социаль хезмәт күрсәтү  өлкәсендә республика мәгълүмати-методик үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт казна оешмасы белән  берлектә  Татарстан Республикасының яшүсмерләр һәм балалар социаль  приютларында тәрбияләнүчеләр өчен музыка уен кораллары җыю буенча хәйрия акциясе үткәрә.

Актаныш муниципаль районы гражданнарын  акциядә актив катнашырга чакырабыз. Акция турында тулырак мәгълүматны 3-02-80  телефоны аша белешергә мөмкин.

 

ВИЧ-инфекциясе белән көрәшү акциясе кысасында мәктәпнең актлар залында 9, 10, 11 сыйныф укучылары катнашында район эпидемиологы Мухитова Эльвира Илшатовна белән очрашу уздырылды.

Күҗәкә авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән бергә,  әниләр көне уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.

    Физика фәне   буенча Бөтенроссия олимпиадасының район этабында Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең  11нче  класс укучысы Ринат Мусин ,8 класс укучысы Булат Нуртдинов җиңүче  булдылар (укытучылары  Хайруллин Илдус Назифович ).

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International