Социаль приютлар өчен музыкаль инструментлар җыю акциясе

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

1-30 декабрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы социаль хезмәт күрсәтү  өлкәсендә республика мәгълүмати-методик үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт казна оешмасы белән  берлектә  Татарстан Республикасының яшүсмерләр һәм балалар социаль  приютларында тәрбияләнүчеләр өчен музыка уен кораллары җыю буенча хәйрия акциясе үткәрә.

Актаныш муниципаль районы оешма-учреждениеләрен акциядә актив катнашырга чакырабыз. Акция турында тулырак мәгълүматны 3-02-80  телефоны аша белешергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International