29 ноябрь көнне «Игелек үзәгенең” өй шартларында социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең каравында булган инвалидлар белән “Чын күңелдән” дип исемләнгән кичә үткәрелде.
Кичәдә сугыш ветераннарыбыз Тимер Фардиев , Әнәс Моратов, Садри Сахбиев, Ясүр Әхтәмов , Тимер Хадиев , үткән тормыш юлын искә алып, хәзерге тормышка канәгать булып яшәүләрен искәрттеләр һәм рәхмәтләрен җиткерделәр. Актив тормыш позициясе алып баручы, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган, иҗатка, тормышка гашыйк Мәүлидә Андерьянова, үзенең шигырьләрен укыды, истәлеккә китап бүләк итте. Шулай ук Фатихова Зәнфирә апа сүз алып, шигырь юллары белән дәвам итте.
Кичә бик матур һәм җанлы узды. Өлкәннәр уй-фикерләре белән уртаклаштылар, үзләренең сорауларына төгәл җавап алдылар, тәгъдимнәрен җиткерделәр.
Кичә мул табын артында дәвам итте, истәлеккә фотога төшеп, очрашуның соңгысы булмасын, кабат очрашырга язсын дигән теләктә калдылар, күтәренке кәефтә таралыштылар.