“Әнием – күз нурым!”
Бүген 1 класста “Әниләр көне”нә багышланган “Әнием – күз нурым!” исеме астында әниләр өчен ачык класс сәгате үткәрелде.Укучылар бу бәйрәмгә бик теләп,зур кызыксыну белән әзерләнделәр.Класста “Минем әни иң матуры” дип аталган балалар ясаган рәсемнәрдән төзелгән рәсем күргәзмәсе оештырылды.Балалар тырышып технология дәресләрендә әниләренә бүләкләр ясадылар.Әниләр 4 төркемгә бүленеп төрле биремнәр үтәделәр.Ачык дәрес укучыларның әниләренә багышланган җырлары,шигырьләре белән үрелеп барды.1 класста үткәрелгән чарада мәктәп директоры Л.С.Нургалиева,директорның тәрбия һәм укыту эшләре урынбасарлары А.Р.Шайхутдинова,З.Н.Вахитова да катнашты.