3 декабрь - халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәбебездә китапханәче Хамидуллина Г.Р., татар теле укытучысы Хафизова Т.М. 7в сыйныф укучылары белән "Сезнең тормыш үзе батырлык" дигән кичә үткәрде.
Актаныш үзәк китапханәсе үткәргән "Шамаил техникасында эшләнгән картиналар" бәйгесенең "Шамаил" номинациясендә VIII класс укучысы Фәррәхова Гөлсылу - III урынга лаек булса, шул ук номинациядә рәсем укытучысы Л.Н.Шәйдуллина җиңүче булды. Алар үзәк китапханәнең грамоталарына һәм истәлек бүләкләренә ия булдылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
Татарстан Россиядә яшәү һәм эшләү өчен кешеләрне үзенә җәлеп итә торган төбәкләрнең берсе. 2011-2015 елларда республикага миграция агымы 1,7 тапкырга арткан. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә узган Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советы утырышында белдерде.
"Бию Мәйдан".
2 нче декабрь көнне безнең мәктәп спортзалында Татар Суыксуы, Пучы, Әтәс, Иске Кормаш, Зөбәер авыл җирлекләре яшьләре арасында волейбол ярышы үтте.
Югары яхшый мэдэният йортында "Энилэр коне" билгелэп утелде.
2 декабрь көнне Яңа Кормаш мәдәният йортында район хакимияте призына уздырылучы бию бәйгесенең сайлап алу туры узды. Мәктәп укучылары һәм балалар бакчасы коллективы комиссия хөкеменә үзләренең биюләрен тәкъдим иттеләр.
28 ноябрь көнне Яңа Әлем мәдәният йортында "БиюМәйдан" фестиваль-конкурсынын зона ярышлары үтте. Зонада Яңа Әлем, Аеш, Богады, Актанышбаш авыллары үзешчәннәре бию осталыкларын күрсәттеләр. Соңыннан жюри үзенең фикерләрен белдерде.