Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.Волейбол ярышы.

2016 елның 3 декабре, шимбә

   2 нче декабрь көнне безнең мәктәп спортзалында Татар Суыксуы, Пучы, Әтәс, Иске Кормаш, Зөбәер авыл җирлекләре яшьләре арасында волейбол ярышы үтте. Татар Суыксуы авылы яшьләре волейбол командасы 1 нче урынга лаек булды. Бу команда әгъзалары арасында мәктәбебезнең информатика укытучысы һәм волейбол түгәрәге җитәкчесе Мансуров Рузил Касыйм улы булуы белән без горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International