3 декабрь - халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәбебездә китапханәче Хамидуллина Г.Р., татар теле укытучысы Хафизова Т.М. 7в сыйныф укучылары белән "Сезнең тормыш үзе батырлык" дигән кичә үткәрде. Әлеге кичәдә тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгәннәр язмышы хакында сүз барды.
Балаларга янәшәбездә авыр хәлдә калган, авыртулардан җәза чигүче, ярдәм һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмаска, аларга карата ярдәмчел, мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булуларын теләп калабыз.