ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

2 декабрь көнне Уразай авылында волейбол буенча зона  спорт ярышлары  булып узды.Безнең Уразай командасы 2 урын алды.

Иске-Кормаш мәдәният йортында "Бию- мәйдан" зона бәйгесе булып үтте. Әлеге бәйгедә Мәсәде авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләредә катнашып уңышлы чыгыш ясады.

Мәктәптә декада уздыру буенча эш планы төзелде.


5
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

2 нче декабрь көнне икенче мәктәп укучылары һәм укытучылары “БиюМәйдан” биючеләр  фестиваль-конкурсының сайлап алу турында  катнаштылар. Ялгыз бию - Шарипова Мәрьям, күмәк  бию  “Казачий”  белән  укучыларыбыз, "Кытай биюе" белән укытучылар коллективы бик матур чыгыш ясадылар.

"Бию - мәйдан" зона бәйгесе.

5 декабрь көнне балалар иҗат үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында шашка шахмат буенча һәм район ярышы булып узды.

Мәктәбебездә иң кадерле кешеләребез – әниләребезгә багышланган чаралар дәвам итә.

2 декабрь көнне Актаныш “Туган як” музеенда район инвалидлар җәмгыятенең 10 ел эчендәге спорт казанышлары тупланган даими экспозиция ачылды.

3 нче декабрь көнне Актанышта бадминтон ярышы булды.

Узган атнаның җомга көнендә районда узган гимнастика ярышында 2 нче класс укучысы Галиева Зәлия белән 8 класс укучысы Фәттәхов Риназлар бик уңышлы чыгыш ясап җиңү яулап кайттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International