Мәктәбебездә иң кадерле кешеләребез – әниләребезгә багышланган чаралар дәвам итә. Чираттагысы – башлангыч класс укучылары һәм аларның әниләре катнашында булып узган ярыш-кичә. Башта укучылар шигъри юллар һәм матур сүзләр, җырлар һәм үз куллары белән ясалган бүләкләр ярдәмендә әниләрен чиксез яратуларын белдерделәр. Аннары бәйрәмнең иң кызык өлеше – спорт ярышлары башланды. Әниләр балалары белән бергәләп төрле ярышларда катнаштылар. Кичә-ярыш беткәч, дуслык җиңгәч, әниләр алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчү оештырылды.