ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

"Йолдызлык 2017" сайлап алу туры.


16
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Татар Ямалы мәдәният йортында  мәктәп укучылары яңадан Кыш Бабай белән очраштылар. 

16 гыйвар көнне Уразай авыл китапханәсендә Уразай балалар бакчасы нәниләре белән "Әкияттә кунакта"исемле чара үткәрелде. Балалар әкиятләр турында китаплар карадылар,үзләренең яраткан әкиятләрен сөйләделәр.Тылсымлы әкиятләр тыңладылар.

14 нче гыйнвар көнне мәктәптә укучылар арасында чаңгы ярышы үткәрелде.

13 гыйнвар көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә "Сердәш" кызыксынулар клубының чираттагы утырышы үткәрелде.

14
гыйнвар, 2017 ел
шимбә

Иске Байсар балалар бакчасында, китапханәче   балаларны, ел фасыллары, табигать күренешләрен чагылдырган әдәби әсәрләрне укып таныштырды.

          14 нче январь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен  "Нинди мавыктыргыч бу әкиятләр!" дигән кичә үткәрелде.

Нефтекамалылар бездә кунакта.

Кыш бабай призына үткәрелгән зона волейбол ярышында Суыксу авыл җирлеге командасы III урын алды. Команда членнары арасында мәктәбебез укучылары Әминова Алсу, Гайнетдинов Рамазан, укытучыбыз Мансуров Рузил дә булу белән горурланабыз. Киләчәктә бу спорт төре буенча җиңүләре белән безне шатландырып торуларын телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International