ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Мәскәү Кремлендә уздырылган очрашуда, дәүләт башлыгы, Минтимер Шәймиевкә 80 яшьлек юбилее уңаеннан борынгы Тартария картасын бүләк итте.

18 нче гыйнвар көнне Кәзкәй мәдәният йортында Кәзкәй авыл җирлеге советының 2016 нчы елда эшләнгән эшләре буенча отчеты булып узды. Бу чор узган елга нәтиҗә ясап, алга бурычлар һәм максатларны билгели торган вакыт та булып тора. Авыл башлыгы үткән елгы йомгакалар белән һәм киләсе елга бурычлар, планнары белән таныштырды. Җирлекнең мәдәният йорты хезмәткәрләре тамашачыларга ял концерты күрсәттеләр.

Кәзкәй авылы китапханәсендә башлангыч класс укучылары белән "Кышның төсе нинди була?" дигән танып- белү сәгате уздырылды. Балалар кыш темасына табышмакларга җаваплар бирделәр, яраткан шигырьләрен сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар, соңыннан мәдәният каршындагы паркта тауда чана шудылар. Әлеге чара балаларда ел фасыллары турында белемнәрен арттыру, табигатькә карата сак караш тәрбияләү максатыннан чыгып үткәрелде.

Актаныш районында 2017 ел "Туган авылым тарихы" игълан ителде. Январь ае "Горурлык ае" якташыбыз, Татарстан Республикасынын беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиевнын юбилее хөрмәтенә уткәреләчәк чаралар шушы елга старт итеп бирелә.

"Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасы Татарстанның беренче Президенты юбилеен үзенчәлекле итеп билгеләп үтәчәк.

«Туган як»  музеенда 26 гыйнвар көнне Актаныш районы шахмат спорты тарихына багышланган кичә уза.


18
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

18 гыйнвар көнне СХТ китапханәчесе "Каенкай" балалар бакчасында экология елы унаеннан  “Гүзәллеккә – кеше хуҗа!"  темасына экология сәгате үткәрде.

Түке  авыл  китапханәсендә  студентлар  белән  очрашу  кичәсе   үткәрелде.

Түке мәдәният йортында студентлар белән очрашу кичәсе булды.

Яңа Әлем мәдәният йортында смотр спектакленә әзерлек бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International