14 нче январь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Нинди мавыктыргыч бу әкиятләр!" дигән кичә үткәрелде. Балалар үзләре яраткан әкиятләрен сөйләделәр. Мирзаханов Денис "Кәҗә белән Сарык", Фатихов Райнур "Шалкан", Салихов Илмир "Йомры икмәк" әкиятләрен сөйләгәннән соң, балалар белән фикер алышулар үткәрелде. Китапханәче белән Шарль Перроның "Кызыл калфак" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. "Кызыл калфак" ролен Овезмедова Назлыгөл бик оста башкарып чыкты. Кичә ахырында тәрбиячеләре Фирүзә Салихова һәм Алсу Нургалиевалар яңа кайткан әкият китапларын алдылар.