Кыш бабай призына үткәрелгән зона волейбол ярышында Суыксу авыл җирлеге командасы III урын алды. Команда членнары арасында мәктәбебез укучылары Әминова Алсу, Гайнетдинов Рамазан, укытучы Мансуров Рузил дә булу белән горурланабыз. Киләчәктә дә бу спорт төре буенча җиңүләре белән безне шатландырып торуларын телибез.