ЯҢАЛЫКЛАР



21
февраль, 2017 ел
сишәмбе

     18 нче февраль көнне Иске Сәфәр авылы мәдәният йортында үзешчән сәнгать артистлары Әхәт Гаффарның "Бер картлыкта, бер яшьлектә" дигән комедиясен күрсәттеләр.

17 февраль Кәзкәй авылы китапханәсе һәм Кадет- интернат мәктәбе укучылары белән берлектә Халыкара туган тел көне уңаеннан "Тамчы шоу" интеллектуаль уены үткәрелде. Уенчылар ике командага "Тукай оныклары" һәм "Тел белгечләре" нә бүленеп төрле биремнәрне үтәделәр.

Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә! Ә нәрсә соң ул гаилә? Ул нәрсәдән башлана? Нигә шулхәтле кадерле, якын сүз ул?

2001-2002 нче елгы укучылар арасында Мамадыш шәһәрендә узган республика волейбол ярышында Актаныш җыелма командасы 16 команда арасында 7 нче урынга лаек булды. Җыелма команда членнары арасында безнең мәктәп укучылары Вәгыйзова Адилә белән Галимова Гүзәл дә бар иде. Спортчы кызларыбызга тагын да биегрәк үрләргә ирешүләрен теләп калабыз!

18 февраль көнне Югары Яхшый авылы үзешчәннәре Данил Салиховның "Өзелгэн йөзем" драмасын сәхнәләштерделәр.


20
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

20 февраль көнне СХТ китапханәсендә "Телем минем- дустым минем" дип исемләнгән аралашу сәгате узды.Чара 21 февральдә билгеләп үтелә торган  Халыкара туган тел көненә багышланган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International