Татарстан синоптиклары буран турында кисәтә

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Татарстан синоптиклары һава торышының 22 февраль көнне начарланачагы турында кисәтә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, төнлә һәм 22 февраль көнне көндез республикада урыны белән көчле көньяк-көнбатыш җил көтелә. Ул 15-20 м/с (Казанда 17 м/с кадәр) тизлек белән исәчәк. Шулай ук күз күреме 500-1000 метр тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International