ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

23 февраль көнне Меңнәр авыл клубында авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән Т. Гарипованың "Китмәгез торналар" исемле пьесасы сәхнәләштерелде.

 Э.Н.Фәттахов призына узган чаңгы ярышы нәтиҗәләре


25
февраль, 2017 ел
шимбә

27 февраль көнне Актанышта Татарстан Республикасының Җәмәгать урыннарын үстерү программасы кысаларында Ленин исемендәге шәһәр паркын төзекләндерү буенча проект семинар җыелышы булачак. 

Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Гафаров Гүзәлия Актаныш районында үткән "Шәп әйдәман" бәйгесендә катнашып III  урынга лаек булды. Афәрин Гүзәли ! Аңа укуында уңышлар теләп калабыз!

22 февраль көнне “SаMоSтоятельные дети” республика проектында катнашучы укучылар, хәйрия фонды БлагоДарение белән берлектә эшләүче икенче мәктәп волонтерлар отрядыAnchor “Ватанны саклаучыларга открытка” акциясен тормышка ашырды. Открыткаларны башлангыч сыйныф укучылары матур итеп котлаулар язып әзерләделәр. Шушы открыткаларны бәйрәм белән котлап, волонтерларыбыз өлкән яшьтәге ир-атларга тапшырдылар.

Ватанны саклаучылар көненә карата 24 нче февралькөнне Карт авыл клубында "Ягез әле егетләр" кичәсе үткәрелде.

Бүген мәктәбебезнең 2-3 класс укучылары  IX Бөтенрәсәй дистанцион конкурсы биремнәрен үтәп җибәрделәр.

Районда уздырылган “Матур язу” конкурсында безнең мәктәптән дә укучылар катнашты.

Районыбызның бер төркем мәктәп җитәкчеләре Бөгелмә муниципаль районы Һади Атласи исемендәге 14 нче Татар гимназиясендә семинарда булып кайттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International