Районда уздырылган “Матур язу” конкурсында безнең мәктәптән дә укучылар катнашты. 2нче класстан - Гардиева Айсылу, 3енче класстан – Ибраһимова Инзилә, 4енче класстан – Гыйльфанов Динар. Аларның һәрберсе дә мактаулы 3енче урынны алдылар. Укучыларны җиңүләре белән кайнар котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез.