15-16 февраль көннәрендә районыбызның бер төркем мәктәп җитәкчеләре Бөгелмә муниципаль районы Һади Атласи исемендәге 14 нче Татар гимназиясендә семинарда булып кайттылар. Гимназиялеләр Актаныш кунакларын бик җылы каршы алдылар. Эшлекле семинар Бренд-бук, Директорлык дәресе, мастер-класс, педагоглык остаханәсе, мини-лекция, флэш-семинар, Нетворкинг-сессия формаларында үтте. Чара методик педсовет белән тәмамланды. Гимназия укучылары шулай ук үзләренең концерт номерларын да безгә бүләк иттеләр.