Бүген, 27 февраль көнне Актанышның "Лачын" боз сараенда Спартакиада кысаларында авыл җирлекләре, оешма-предприятияләр, учрежденияләр арасында узган алкалы хоккей буенча уеннарның финал өлеше булып узды. Уеннар тәмамлангач, җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү мизгелләре узды. Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде.
Авыл җирлекләре командалары арасында
1 урын – Актаныш
2 урын – Байсар
3 урын – Т.Суыксу
Шулай ук уенчылар номинация буенча да бүләкләнделәр:
Иң өлкән уенчы – Муллаянов Ренат (Байсар)
Иң яхшы капкачы – Хафизов Ришат (Т.Суыксу)
Иң яхшы сакчы – Харисов Артур (Богады)
Иң яхшы һөҗүм итүче – Ахмиров Рамиль (Байсар)
Иң яхшы бомбардир – Мухаметов Ильдар (Актаныш)
Оешма-предприятие һәм учреждение командалары арасында:
1 урын – «Фортуна» Байсар
2 урын – МНКТ
3 урын – ДЮСШ
Номинация буенча:
Иң өлкән уенчы – Хайретдинов Фарид (ЖКХ)
Иң яхшы капкачы – Назмеев Ленар (Фортуна)
Иң яхшы сакчы – Карамов Айрат (УЭНКВ)
Иң яхшы һөҗүм итүче – Кашбразиев Салават (ДЮСШ)
Иң яхшы бомбардир – Хисамов Ильназ (МНКТ)