ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Июль аенда Актаныш авылы “Җәмигъ“ һәм “Бүләк“ мәчетләре каршында,  Чалманарат, Чуракай, Колын, Күҗәкә, Яңа Әлем, Яңа Кормаш авылларында дини лагерьлар оештырыла. Лагерьда балаларга догалар, гарәп хәрефләре, пәйгамбәрләр тарихы, намаз уку тәртибе өйрәтеләчәк. Шулай ук спорт төрләре белән дә шөгыльләнәчәкләр, кызлар кул эшләре серләренә дә төшенәчәкләр, Аллаһ теләсә. Балалар өчен күңел ачу чаралары да әзерләнә.

30 июнь көнне Күҗәкәдә  авылның 310-еллыгы уңаеннан зур бәйрәм чарасы үткәрелде.

2
июль, 2017 ел
якшәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгында Зәйдәге юл-транспорт һәлакәте сәбәбенең якынча версиясен атадылар. Экспертлар авариянең ничек килеп чыккананын фаразлый. Пассажир автобусы йөк машинасы белән бәрелешкәч, автобусның алгы тәгәрмәче чыгып очкан, һәм ул уң ягына ауган. Нәтиҗәдә, безнин багы янып китә. Бу хакта “Россия24” телеканалында Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча баш идарә башлыгы урынбасары Сергей Добряков хәбәр иткән.

Бүген, 2 июль, Зәй районында килеп чыккан фаҗига сәбәпле, Татарстанда матәм көне дип игълан ителә. 


30
июнь, 2017 ел
җомга

Барлык актанышлыларны һәм районыбыз кунакларын милли бәйрәмебез "Сабантуй-2017" үзенә дәшеп кала. Бәйрәм 2017 елның 2 июль көнендә 10.00 сәгатьтә Сабантуй мәйданында башланып китәчәк. Рәхим итегез!

Республиканың битараф булмаган кешеләре Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталын, шул исәптән “Халык контроле” системасын актив куллана. Гыйнвар башыннан экологик хәлгә битараф булмаган республика халкыннан “Чүплек” категориясенә 600 мөрәҗәгать килеп ирешкән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International