ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2017 ел
дүшәмбе

17 - 19 июль  көннәрендә Актаныш районының  Бөтендөнья татар конгрессының "Ак калфак" татар хатын - кызлары оешмасының бер төркем вәкилләре Саба районына сәфәр кылды. Кәзкәй авыл җирлегеннән китапханәче, "Ак калфак" оешмасының җирлек җитәкчесе Г. Әхмздишинага анда бару бәхете елмайды. Сабада татар халкының гореф - гадәтләрен, авыллардагы яшәешне өйрәнү максатыннан, "Төп нигез" исеме астында өч көнлек күчмә утырыш үтте.

Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәчесе урынбасары Елена Полякова Актанышка килеп, безнең пенсионерлар өчен гражданнарны кабул итү оештырды. Сорау белән килүчеләрне монда ачык йөз белән каршы алдылар. Район пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров та, пенсия фонды белгечләре дә сорау-үтенечләр белән килгән пенсионерларга карата яхшы мөгамәлә  күрсәттеләр.

 

Республика авылларына яктылык һәм су килә. Быел Татарстан торак пунктларында 12 меңнән артык яктырткыч куячаклар.


23
июль, 2017 ел
якшәмбе

Батырга Татарстан Президентының махсус бүләге - "Лада Гранта" автомобиле бирелде.


21
июль, 2017 ел
җомга

Мондый чара быел беренче тапкыр оештырыла.

21 июль көнне Актаныш муниципаль район Советының өченче чакырылыш уналтынчы утырышы узды. Утырышта Актаныш муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе Фаил Камаев, район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, район Советы депутатлары,  оешма-предприятие җитәкчеләре  катнашты.

Агымдагы елның алты аенда районда 102 бала туган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 43кә ким. Актаныш, Яңа Әлем, Пучы, Такталачык, Татар Суыксуы, Аккүз  җирлекләре туучы балалар саны буенча алда барса, Кәзкәй, Иске Богады, Иске Кормаш, Түке, Татар Ямалы, Теләкәй, Чалманарат, Чуракай, Мәсәде җирлекләрендә бер бала да тумаган.

Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлеге Актаныш районы халкына Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында теркәлү аша “Хезмәтнең “соры” базары”  категориясе буенча “Халык контроле”нең дәүләт мәгълүматый системасына гариза бирү юлы аша “соры” эш хакы түләү фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеге турында хәбәр итә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International