Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Актанышның Ленин исемендәге үзәк паркында барган төзелеш эшләре белән дә танышты. Биредә җәмәгать урыннарын үстерү буенча алып барыла торган дәүләт программасы нигезендә үзгәртү-яңарту чаралары күрелә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Актаныш муниципаль районына эш сәфәре кылды. Сәфәрендә аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Актаныш мунициципаль районы башлыгы Фаиль Камаев озата йөрде.
15 август көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Актанышка эш сәфәре белән килде. Безгә килгәнче ул Мөслим районында уздырылган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә катнашкан. Аннары Минзәлә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашкан. Республика җитәкчесе Актаныштагы сәфәрен дә иң элек районыбыз басуларын караудан башлады.
Агымдагы елның август ае башыннан оешма, предприятие, учрежденияләр, шулай ук авыл җирлекләре командалары арасында мини-футбол буенча чемпионат узды.
Актаныш районында республика кысаларында паркны реконструкцияләү буенча эшләр дәвам ителә.
Урып-җыю чорында Актаныш районы игенчеләре өзеклекләрсез һәм күтәренке рухта эшләсен өчен бөтен чаралар күрелә. Шуларның берсе - механизаторларга төшке ял вакытында җыр тыңлап күңел күтәрү мөмкинлеге.
Киләсе атнада ачыла, дип ышандыралар. Кыскасы, анда барган төзелеш эшләренә шушы көннәрдә нокта куелырга тора.
13 августта төзүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Төзүче дигән һөнәргә ия булган һәркем бик тә мактаулы һәм кешеләргә кирәкле эшләр башкара. Аларны бездә яратып, үз-үзләренә һәйкәл салучылар, дип тә йөртәләр. Еллар гына түгел, гасырлар буена хезмәт итүче объектларда йөрәк җылысы саклана. Алтынга тиң куллары зур могҗизалар тудыра. Өйләрегездәге диварларга кулларыгызны тигереп карагыз әле бер, сез шул җылыны тоймыйча калмассыз. Тормышыбызга уңайлыклар тудыручы, ямь өстәүче әлеге һөнәр ияләре хакында район башлыгы Фаил Камаев җылы сүзләрен җиткереп, газетабыз аша аларга рәхмәтен белдерде.