Рөстәм Миңнеханов Актанышның Ленин исемендәге үзәк паркында барган төзелеш эшләре белән дә танышты

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Актанышның Ленин исемендәге үзәк паркында барган төзелеш эшләре белән дә танышты. Биредә җәмәгать урыннарын үстерү буенча алып барыла торган дәүләт программасы нигезендә үзгәртү-яңарту чаралары күрелә. 

Актанышлыларның һәм район кунакларының күңелле ял итү урынына әвереләчәк мәйданда барган төзелеш эшләренә карата да Президент бары тик уңай фикерләр җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International