Уңыш җыючы механизаторларга басуда концерт куялар

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

Актаныш районы кырларында көнозын эшләп, уңыш җыючыларның күңелен күтәреп йөрүче "агитбригада" эшли. Шушы көннәрдә Пучы һәм Айман мәдәният йорты хезмәткәрләре “Әнәк” агрофирмасы хуҗалыгы кыр хезмәтчәннәренә ял концерты оештырдылар.

 Алны-ялны белмичә, көнне-төнгә ялгап хезмәт куючы игенчеләрне эштән озакка аермау өчен егерме минутлык концерт төшке аш вакытында үтте.Чараның төп максаты урып-җыю чорында игенчеләрне аз булса да авыр хезмәттән ял иттерү, көч туплау иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International